Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Спектакль карау - яраткан шөгылебез

Яшел Үзән районы Әйшә мәктәбендә туган тел көнен кызыклы итеп үткәргәннәр – Кариев театры алып килгән спектакльне караганнар.

Мәктәбебездә һәр елны Халыкара Туган телләр көнен үзенчәлеклерәк үткәрергә тырышабыз. Быел да аны истә калырлык итеп уздырырга булдык. Чираттагы кунакларыбыз Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары булды.

Алар безгә румын әкиятчесе А.Попеску иҗат иткән “Кояш нуры” дип исемләнгән спектакль алып килделәр. Әкият дуслык турында иде. Дуслык, иптәшлек турында күп тапкырлар сөйләшсәк тә, аларның кадерен белергә, сакларга кирәклеген тагын бер кат исебезгә төшерү һич тә артык булмас, дип уйладык. Үз күзең белән күреп, үз колагың белән ишетү тиешле нәтиҗәгә китергәнлегенә ышанабыз. Спектакль укучыларга бу төшенчәләрнең мәгънәсен аңларга ярдәм иткәндер.

Төп рольләрдә Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артистлары Илфат Камалиев, Энҗе Камалиева белән Алия Кәлимуллиналар уйнады. Алар сәхнәдә үзләрен искиткеч тоттылар, маҗаралы уеннары белән укучыларны да әкият иленә бик җиңел генә алып керә алдылар. Артистларыбызның һәр әйтелгән сүзе, хәрәкәте тыңлаучыларның күңеленә барып җитә алды. Алар укучылар белән бергәләп уйнадылар, төрле хәлләрдән чыгу юлларын бергәләп эзләделәр.

Спектакль бик уңышлы чыкты. Укучыларның көчле алкышлавы әкият-тамашаның аларга бик ошаганлыгын күрсәтте. Тагын очрашуга сүз куешып, чыгышлар залыннан таралыштык.


Эльвира Бачкова, Әйшә урта мәктәбенең туган тел укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев