Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«СОлНЦе» — нурлы икенче өем!

Хәбәрчебез Балтач районы Карадуган авылы кызы Рәйсә Абдуллина Казанның «СОлНЦе» мәктәбенә укырга керде.

Уй килде — эшләдем!

10нчы сыйныфта укыганда башыма шактый кыю бер уй килде: ә бәлки 11нче сыйныфка Казанның берәр интернат мәктәбенә керергәдер? Шәһәр тормышына да ияләшер идем, укуымны да яхшыртыр идем. Уйланган — эшләнгән! Музыка мәктәбен тәмамладым, барлык олимпиадаларны «яптым» да, эзләнүгә керештем. Шөкер, иң шәп мәктәпне тиз таптым! МАОУ СОШИ «СОлНЦе» — специализированный олимпиадно-научный центр. Ягъни монда олимпиадалар буенча бар да искиткеч! Мин әлеге оешманың директоры Павел Анатольевич белән элемтәгә кердем дә, ул мине имтиханнарга чакырды. Мин инглиз теле, рус әдәбияты, математика һәм рус теле буенча кереш имтихан яздым. Олимпиадалар буенча нәтиҗәләрем яхшы булгач, мине алдылар.

Беренче тәэсирләр

Мәктәп хакындагы беренче тәэсирләрем, чыннан да, бик уңай. Монда һәрбер кешенең, һәр укучының максаты бар, һәркем нидер булса да эшләргә омтыла, мондагы мохит чиксез үсештә һәм бу миңа бик ошый. Укытучылар монда үз фәненә, балаларны укытуга гашыйк кебек, алар безгә чиксез мәхәббәт белән белем бирә. Дөресен әйтәм, укытучы-укучы арасында мондый җылы мөнәсәбәтләрне минем әле күргәнем юк иде.

Монда мин яңа үрләр яулармын, максатларыма ирешермен дип ышанып калам һәм мәктәп директоры Павел Анатольевич Шмаковка һәм, гомумән, «СОлНЦе» мәктәбенә чиксез рәхмәтемне белдерәм!

Рәйсә Абдуллина, Казан шәһәре, «СОлНЦе» мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев