Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Солдат альбомы” бәйгесендә катнаштым

Мин дә солдат абыйларга багышлап рәсем-открытка ясадым. Ә әнием һәм Лиана апам хат яздылар.

Ни кызганыч, шундый шомлы, куркыныч заманда яшибез. Патриотлылык турында һәр дәрестә, класс сәгатендә, бәйрәмнәрдә ишетәбез. Без, малалайлар өчен бу тема бигрәк тә якын.

Быел  Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы оештырган  “Солдат альбомы” бәйгесе дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат һәм рәсем-открытка номинацияләрен үз эченә алган иде. Дөньяның төрле почмакларныннан солдатларга җылы сүзләр белән чын йөрәктән язылган хатлар, төрле патриотик эчтәлекле рәсем-открыткалар җибәрделәр.

Мин дә солдат абыйларга багышлап рәсем-открытка ясадым. Ә әнием һәм Лиана апам хат яздылар. Ватанны саклаучылар көнендә җиңүчеләр исемлегендә үземне күрү, минем өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнде. Бераздан без Бөтендөнья татар конгрессына бүләкләү тантанасына чакыру алдык.

Биредә безне бик матур каршы алдылар. Бәйгедә катнашучыларның барысы да килә алмаса да, Төмән өлкәсе, Ульяновск кебек ераклардан килүчеләр дә бар иде. Мин биредә эшләүче Гөлназ апа Шәйхи, Энҗе апа Закирова, Марс абый Тукаев, яшь шагыйрь Булат абый Ибраһимовны беренче тапкыр якыннан күрдем. Без, барлык җиңүчеләр, төрле мәртәбәле кешеләр утырган өстәл артында бик эшлекле булып утырдык. Безгә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләрне Марс абый Тукаев кулыбызны кысып тапшыргач, үземнең ни дәрәҗәдә зур җиңүгә ирешүемне аңладым. Ә без язган хатларны, ясаган рәсем-открыткаларны хәзерге вакытта махсу хәрби операциядә катнашучыларга тапшырачаклар. Миннән хәтта ТНВ каналы өчен интервью да алдылар әле! Башта бераз каушап калсам да, соңыннан үземне кулга алып, бәйге турында фикерләремне җиткердем.

Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, безне “Дворянское гнездо” ресторанында төшке аш белән сыйладылар. Әлеге бинаның искиткеч матурлыгы, тәмле ризыклары минем бүген дә күз алдымда тора!

Тантанадан алган кичерешләр эчендә барлык ару-талуны онытып юлда кайтып киләбез. Күңелдә  бары бер генә теләк: илебез тыныч, күкләребез аяз булсын. Мондый хатларны, рәсемнәрне бары тик бәйгеләрдә катнашу өчен генә ясасак иде.

Шакиров Лимар, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 4нче класс укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев