Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сәләтлеләр казанында

Азалия Сабитова: «Иҗат Биләр форум, гашыйкмын сиңа!»

3-8нче июльгә кадәр “Сәләт”тә “Иҗат Биләр форум” сменасы булып узды. Сәләтлеләр белән бер казанда кайнау бәхете миңа да татыды. Бирегә музыка юнәлеше буенча оркестр составы белән килдек. Әлеге онытылмаслык  алты көн бик продуктив һәм кызыклы үтте. Шушы вакыт аралыгында без  тәҗрибәле остазлар белән очрашуларда, танылган шәхесләрнең остаханәләрендә булдык. Хәер, барысы да шулай әйбәт кенә бардымы соң?

Беренче, икенче көн мораль яктан кыенрак иде. Ничек килеп эләктем мин монда? Нигә барысы да шулай соң? Дөресен әйтә  килсәк, иҗади кызның “и” хәрефе дә калмаган иде.  Андый вакытта ни эшләргә кирәклеген белүем мине яхшы гына коткарды. Уйлану мөһим. Мин монда. Һәм бу юкка түгел, мөмкинлектән файдаланып калырга кирәклегенә төшендем.
Соңгы көндә күзләрем яшьле иде, әмма бу халәтнең Сәләт мохитеннән аерылырга теләмәвем аркасында булуын искәртергә кирәк. 

Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма мин биергә бөтенләй дә яратмадым, миңа хас әйбер түгел кебек. Күп еллар дәверендә патшалык иткән эчке кысалар белән дуэльгә керәсе булды. Шунда гына биюнең теләп-теләмичә үтәлмәүенә  инандым, чөнки ул – күңел халәте. Тавышымны кабул итә алмыйча интектем, ул миңа буйсынмый сыман. Чынында гаҗәеп үзгә, кыен, кызык, җырларга ярата торган  тавышка ия икәнемне аңладым! 
Иҗат Биләр форум, гашыйкмын сиңа! Сүз бирәм, киләсе елга да синең сәлкешең  була калсам, бу елгыдан артыгырак куанырмын!

Азалия Сабитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев