Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сәләтле малайдан үрнәк ал!

Сигез яшьлек бала китап язган. Һәм аны җирле китапханәгә алып барып, киштәгә  куеп калдырган. Хәзерге көндә исә аның бу китабын чират торып укыйлар.

Икенче сыйныфта укучы сигез яшьлек бала 2021 елның декабрендә китап язган. Һәм аны җирле китапханәгә алып барып, киштәгә  куеп калдырган. Ягъни шулай итеп үз-үзенә “пиар” ясаган! Хәзерге көндә исә аның бу китабын чират торып укыйлар.

АКШның Айдахо штатындагы Бойсе каласында яшәүче Диллон Хелбиг үзенең кызыл блокнотыннан чын китап ясаган: ул Яңа ел белән бәйле мавыктыргыч маҗаралы тарих язган. Бу тарих малайның үзенә дә бик ошаган һәм ул аның  белән башкалар белән дә уртаклашырга ният кылган. 
Малай әбисе белән якындагы китапханәгә барып, 81 битле “әсәр”ен китап киштәсенә куеп калдырган. Бәлкем, аны тагы кем дә булса укып чыгар! Бер көн узгач, Хелбиг янә китапханәгә килгән һәм... анда үз китабын тапмаган. Шуннан соң ул бу хакта әнисе Сьюзан Хелбигка әйткән. Ә әнисе улының беренче китабы хакында яхшырак белешер өчен, китапханәгә үк шалтыраткан. Блокнотны китапханә җитәкчесе Алекс Хартман хикәяләр бүлегендә табып алган икән.

Ул: «Юкка борчылмагыз. Бөтен китап та бездә хөрмәттә һәм алар югалмый», – дип тә аңлаткан. Китапханәче Диллонның кыюлыгына сокланган. Ул малай язган тарихны үзенең 6 яшьлек улына да укып чыккан һәм аның улына да әлеге китап бик ошаган.

Китапның сюжеты буенча, бәйрәм чыршысына беркетеп куелган йолдыз шартлый һәм узган гасырларга бер төрле юл – портал ачыла. Портал буенча Диллон 1621 елга эләгә. 
Китапны малай нибары 4 көн эчендә язган. Аннары аны төсле иллюстрацияләр белән ямьләгән. Нәтиҗәдә, хезмәткәрләр кечкенә иҗатчының китабын китапханә тупланмасы критерийларына туры килә дип тапканнар һәм Диллоннан аны үзләренең катологларына кертергә рөхсәт тә  сораганнар.

Китап график романнар бүлегенә куелган. Малай, әлбәттә, риза булган.

“Бу вакытта мин үземнең хыялым тормышка ашуын сиздем. Мин 5 яшемнән алып үземнең китапларымның китапханә киштәләрендә торуларын теләдем, чөнки мин һәрчак китапларны һәм китапханәләрне ошаттым”, – дигән кыю малай.

Алекс аның хакында: “Диллон – кыю, юмарт малай. Ул үз тарихын башкаларга да җиткерергә теләгән. Без бу китап башка балалар өчен дә илһам чыганагы булып китәр дип өметләнәбез”, - ди. Малайның әнисе әйтүенчә, хәзер инде Диллонның классташлары да үз тарихларын язалар икән. 
Китапханә аңа премия дә тапшырган. Малай “Иң яхшы яшь язучы” дигән исемгә лаек булган!


Диллон Хелбингның «Яңа ел алды маҗаралары»н укып чыгарга теләүчеләр саны, бу хакта җирле радиостанциядә сөйләгәннән соң, аеруча да күбәйгән. Тиз арада йөз кешедән артык чират барлыкка килгән. Ә китапханә язманың электрон версиясе өстендә эшли башлаган. Яшь автор исә шушы китабының дәвамына да алынган һәм балалар бакчасындагы чорына багышланган яңа китабын да яза башлаган, бу юлы ул балалар бакчасындагы шкаф һәм курткалар белән бәйле маҗаралы тарих икән. 

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА,  Чаллының үзәк китапханәсе хезмәткәре.

Фото https://translated.turbopages.org/proxy_u/en-ru.ru.bcc7c453-630613f8-a541c8e5-74722d776562/https/www.wbur.org/npr/1078478581/this-8-year-old-is-boise-idahos-hottest-new-author сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев