Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сәлкеш көндәлеге

Синең белән атна дәвамындагы хис-кичерешләрем белән бүлешергә телим. Куен дәфтәремә рәхим ит!

“Сәлкеш” дигән сүзнең нәрсә аңлата икәнен белә идеңме? Юк, ул “Сәләт”тә ял итүче бала турында гына түгел. Сәлкеш – “сәләтле кеше” сүзләрен кушып килеп чыккан. Һәм ел саен әлеге оешма үзенә республикабызның иң сәләтле балаларын җыя. Быел миңа да "Иҗат биләр форум"га барырга насыйп булды. Синең белән атна дәвамындагы хис-кичерешләрем белән бүлешергә телим. Куен дәфтәремә рәхим ит!
3.07
Казаннан автобусларга төялешеп Биләргә юл тоттык. Сәләткә беренче генә баруым түгел, әмма барыбер дулкынландыргыч. Килеп җитү белән тиз арада теркәлдек һәм палаткаларга урнаштык. Уф, көндез чыдап булмастай эссе. Кичләрен черки азыгына әвереләсен. Әмма мондагы җылы мохит, таныш йөзләрне очрату бәхете белән андый вак-төяккә игътибар бирмисен. Ә кичке чарада "Артс биләр форум" тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде!
4.07
Ижат форум булгач, монда катнашучылар 3 төрле юнәлештә шөгыльләнәләр: музыка, бию һәм театр. Мин үзем театрда. Иртән булачак остаханәләр исемлеге белән таныштырдылар. Иге-чиге юк! Ох, бу биш көн шактый тыгыз һәм күңелле көтелә. Шулай ук бүген текә режиссерлар командаларына кастинг үттек. Яраткан 4 нче саным астында чыгыш ясадым. Һәм бәхет читләтеп үтмәде, мине Кариев театры режисеры, актер Булат Минкин сайлап алды!
5.07
Бүген палаткада кырмыскалар йөгерешкәнен күрдем, нишләтәсең, табигать. Иртәнге зарядка саен форум биюен кабатлыйбыз, ятлап бетерәм бугай инде. Ә! Аерым мондагы ашханә турында әйтеп узасым килә иде бит! Биик тәмле, файдалы һәм күңелле (ашап утырганда чатырда салмак татар җырлары яңгырый). Ә аннары лабораторияләргә юл тотабыз һәм көн дәвамында шунда шөгыльләнәбез, актерлык өлкәсендә белемнәрне киңәйтәбез. Булат абый Минкин белән борынгы татар тарихын сәхнәләштерергә уйлыйбыз, бик кызыклы! Аны ябылу тантанасында күрсәтәчәкбез. Әйтергә онытып торам, бүген "Сәләт кафе"га барып монда популяр булган "Башҗитәк ролл" ашадык, тәмле (әмма ул гадәти цезарь ролл булып чыкты, шаккатырмады). Шунысы күңелсез, легендар “Түбәтәй” юкка чыккан, тик “Сәләт кафе” кимен куймый кебек.
6.07
Ух, ну бу салкын душны! Икенчесендә иртәрәк торып барырга кирәк, алайса өлгерерәк сәлкешләр бөтен кайнар суны агызып бетерәләр. Ярый, проблема түгел, чыныгып кайтырмын! Күңелле очрашулар дәвам итә, бүген күбебезгә “Ералаш”киножурналыннан, "Папины дочки", "Кадетство" сериалларыннан таныш Александр Головин белән очрашуда булдык. Шундый кызыклы кайчандыр экраннан гына күргән кеше каршыңда басып торгач. Ә лабораториядә "полная Санта-Барбара"! Кайбер труппадашлар тулы көчкә эшләмәгәч, Булат абый кызыксыну юк дип, сценарийны тулаем үзгәртергә булды! Нәрсә булып бетәр бу...
7.07
Форумнын актык көне килеп җитте. Иртәдән бирле генераль репетициядә бүген. Үзгәртелгән сценарий эшне бозмады, ә киресенчә жыелып, һәр кеше бар көчкә эшли башлады. Мин иптәш кыз белән монотон, аерым көйгә салып Һади Такташның "Мокамай" шигырен укыйм, ә калганнар шуны төрле хәрәкәтләр белән тулыландырдылар. Сүздә генә аңлатып булмый аны, күрергә кирәк. Көндезен "Изге Чишмәгә" барып кайттык (искитмәле тарихлы урын! Аның турында аерым язармын әле!) Ни арада кич җиткәнен дә сизми калганбыз. Һәм менә без 600 дән артык игътибарлы күзләр каршында чыгыш ясыйбыз. Бөтен борчылу онытылды, зур сәхнә тәмен тиз тойдык. Тамашачы безне көчле алкышлар белән озатып калды.
8.07
Кабат теге автобусларга төялешеп өйгә юл тоттык. Кичәге дискәтүк, ташып торган эмоцияләрдән әле дә айнып бетеп булмый. Китәсе килми.
Менә шулай. Смена күз ачып йомганчы узып та китте. Әмма мондагы җылы, матур хатирәләр әле ел дәвамында йөрәкне җылытачак. Сәләт – ул гаилә, бәхет һәм мәхәббәт. Һәм, минемчә, һәр бала бер тапкыр гына булса да, бу мохитне татып карарга тиеш.
Айгөл Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев