Сәламәтлекне бергәләп ныгытабыз
Сезнең яңалыклар

Сәламәтлекне бергәләп ныгытабыз

Азнакай шәһәренең 3нче “Айсылу”  балалар бакчасында нәниләрнең сәламәтлеген ныгытуны гаилә белән бергә оештыралар.

Сәламәтлек - кешенең зур байлыгы бит ул, шуңа күрә Азнакай шәһәренең 3нче “Айсылу”  балалар бакчасында нәниләрнең сәламәтлеген ныгытуга  зур әһәмият бирелә.

Балалар белән төрле сәламәтләндерү чаралары ( чыныктыру, сәламәтлек сукмакларыннан йөрү, саф һавада иртәнге зарядка) оешырыла. Әти-әниләр ярдәме белән гаиләдә баланың сәламәтлеген ныгыту эшчәнлеге алып барыла.

Алар өйдә бала белән бик теләп иртәнге зарядка ясыйлар , бармак уеннары, күз  һәм сулыш гимнастикалары  уздыралар. Әти-әниләр  бала белән дөрес туклану , сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм көндәлек режимны төгәл  үтәү ягында тораалар. Үзара тыгыз хезмәттәшлек  көчле рухлы, сәламәт тәнле шәхес үстерергә булыша.

Тәрбияче Бәдертдинова Ләйсән  Җәүдәт кызы.


Нет комментариев