Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шигырьләрдән – салават күпере

Чаллы шәһәренең 14нче балалар китапханәсендә Нәҗип абый Мәдияровны алу кичәсе булып узды.

Күренекле татар шагыйре Нәҗип абый Мәдияровның “Бу минем туган ягым”  дигән шигыре бар. Никадәр җылылык, туган якны ярату хисе салынган бу юлларга.

Күреп туймыйм офыкларын,

Күксел кыр, урманнарын.

Җәелгән дөньяны иңләп –

Бу минем туган ягым...

 

Юл буе әрәмәләре дә

Якын күк йөрәгемә.

Якын күк хәтта биредә

Сыерлар мөгрәве дә.

 

Күр, аның ак каеннарын,

Чишмәле тугайларын.

Гүзәллекнең җыйган барын –

Бу минем туган ягым.

 

Ул үзенең истәлекләрендә болай дип яза: “Мин үземне элекке Кызыл юл, хәзерге Әтнә районы кешесе дип исәплим. Авылым – Кызыл Утар. Шунда туып, шунда укып, шунда эшләп үстем...” Ун балалы гаиләдә икенче булып дөньяга килгән Нәҗипкә сугаштан соңгы балалчакның бөтен авырлыкларын татырга туры килгән.

 

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, гүзәл тормыш,

Бу көннәргә кадәр китердең.

Дөньяның син миңа ачысын да,

Төчесен дә авыз иттердең, - дип яза ул “Рәхмәт тормыш” дигән шигырендә.

 

2023 елның 3нче мартында Нәҗип абый Мәдияровка 95 яшь тулган булыр иде.

Чаллы шәһәренең 14 нче балалар китапханәсендә шушы көннәрдә олы шагыйрьне искә алу кичәсе булып узды. Кичәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Үзәк китапханәнең әдәби музей җитәкчесе Роза ханым Хамидуллина, 43 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ләйсән ханым Абдуллина, Гөлнара ханым Каюмовалар катнашты. Нәҗип абый китапханәләрдә, мәктәпләрдә көтеп алынган кунак иде. Укытучы апалар шул очрашулар турында сөйләделәр. Роза ханым язучының музейда сакланган сирәк фотосүрәтләре, истәлекләре белән таныштырды.

Чарада катнашучы 43 нче мәктәп балалары Нәҗип Мәдияровның тормыш юлы, иҗаты белән танышып кына калмадылар, үзләре дә язучының “Бик зур мәче”, “Минем күпер кайчан чыга?”, “Әби күзлеген эзли”  дигән шигырьләрен оста итеп башкардылар.  

 

Резидә Галиева, 14 нче номерлы балалар китапханәсе хезмәткәре.

Кичә кунаклары 43 нче мәктәп укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев