Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шашка - яраткан уеныбыз

Шашка уены бик борынгы уен санала. Яшенә, сәламәтлегенә карамастан бу уенны һәрбер кеше уйный ала.

82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасындагы 5нче төркем балаларының иң яраткан уеннарының берсе ул шашка. Бу өстәл уены балаларның логик фикерләвен, хәтерен, фантазияләрен үстерә, җиңүгә омтылыш тәрбияли, түземле, тыныч булырга һәм җиңелә белергә өйрәтә.

Шашка уйнау кечкенә балаларда зирәклек, җитезлек һәр адымны уйлап эшләү, игътибарлылык, тиз фикер йөртү кебек сыйфатлар үстерә. Безнең төркемдә малайлар да, кызлар да шашка уйнарга ярата. Шашка уены буенча төркем эчендә без төрле ярышлар да үткәреп торабыз.

82нче “Көнбагышкай”  балалар бакчасының 5нче мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Фатыхова Эльвира Данис кызы, Сәйфетдинова Гөлнара Әхмәдулла кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев