Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шахмат + әдәбият

Шахмат белән әдәбиятны, шигъриятне ничек бәйләп була дисезме? Чаллынның 42 нче мәктәбендә  була.

Чөнки безнең мәктәп китапханәсендә барсын да ымсындырып, кызыктырып “Гарри Поттер” шахматы яши. Чын мәгънәсендә серле почмакта яши ул анда. Тик әлеге шахмат белән, бары елга бер тапкыр гына уйнап була. Халыкара балалар китабы көне уңаеннан мәктәп директоры исеменә  шахмат турниры оштырыла. Әлеге чара быел икенче тапкыр үтте. Анда уйнау гади генә, җиңелләрдән  түгел. Уенчылар арасына эләгү өчен кайсы да булса язучының, нинди телдә булса да әсәрен яттан сөйләргә кирәк. Ел дәвамында әзерләнәбез без аңа. Уенда кактнашучылар быел аеруча күп иде.Чөнки җиңүчегә күчмә приз тапшырылды. Әле аның татлы призы да ымсындырып тора.

Илледән артык катнашучы арасыннан беренче урынны 2 Г сыйныф укчысы Ибраһимов Динар яулады. Аңа Гарри Поттерның тылсымлы таягы да булышты. Динар юкка гыга дүрт ел дәвамында шахмат түгәрәгенә йөрми икән. Димәк, турнирда җиңү өчен ел дәвамында китап уку, китапханәгә йөрү мөһим икән. Әле тагын позитив һәм оптимист булырга кирәк дип, – шатлыгы белән уртаклашты ул.

Соңыннан театральләштерелгән тамаша булды. Әдәби викторина оештырылды.  Китап патшасы – 7 В сыйныф укучысы Сафина Диләрә, аның ярдәчесе – 6 Б сыйныф укучысы Козлова Анастасия, Буратино – 2 З укучысы Гараев Әмир,  Белмәмеш – 2 В сыйныф укчысы Бархударов Радмир укучыларның белемнәрен сынадылар, уеннар оештырдылар.

Белмәмеш дигәннән театрәльләштерелгәт тамаша катнашучы балаларның тулы бер команда булып иҗади мохит тудырдылар. Белмәмешне уйнарга тиешле 2 Г сыйныф укучысы Барыев Оскар хастаханәгә эләкте.  И борчылдык инде аның өчен. Ул үзе дә чараның ничек үтүе Радмирның уены белән кызыксынып торды.

 Әле тагын, бик кызыклы традициягә нигез салдык. Ел дәвамында “Технология һәм иҗат” (җитәкчеләре Ханнанова Гүзәлия  Нурзадаевна) түгәрәгенә  йөрүче кызлар арасында бәйге үтте. Кызлар үз куллары белән 3D технология кулланып, китапчыклар тектеләр. Әлеге китапларны укып та, алар белән уйнап та, хәтта  санарга өйрәнерә  була. Әлеге бәйгене киләсе елда да дәвам итәргә булдык. Чөнки үз кулларың белән китап булдыру – гаҗәеп кызыклы шөгыль.

“Һөнәрле үлмәс-һөнәрсез көн күрмәс” диләр бит. Әле без “ Көмеш кыңгырау”ны 3 D га күчереп  куйдык. Менә шундый  кызыклы чаралар үтә бездә.

Мавыктыргыч та, файдалы да әдәби кичә буды бу.

Чумарина Адилә, Чаллы шәһәре 42 мәктәбенең 4 Ж сыйныф  укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев