Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сезгә яхшылык һәм шатлык бүләк итәбез

Чаллы шәһәренең 43нче урта мәктәбендә «Сезгә яхшылык һәм шатлык бүләк итәбез» акциясе узды.

2023 елның 1нче декабрендә Чаллы шәһәренең 43нче урта мәктәбендә «Сезгә яхшылык һәм шатлык бүләк итәбез» акциясе узды. 

Педагоглар җитәкчелегендә тимурчылык отрядлары егетләре инвалид балаларга ярдәм йөзеннән рәсемнәр әзерләгәннәр. Акциядә катнашучылар, беркемне дә битараф калдырмыйча, үзләрен бик теләп эшкә багышладылар.

Бу бәйрәм изгелек, игътибар, җылылык һәм ихласлылык, хөрмәт һәм мәхәббәт көне булды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту – һәрберебезнең бурычы. Бу кайгырту җәмгыяви тормышның аерылгысыз бер өлеше булып тора һәм кешеләргә, тормышка ышаныч бирә.

«Верные друзья» тимурчылар отряды җитәкчесе – Москалева Наталья Михайловна, «Искорка» тимурчылар отряды җитәкчесе – Морозкова Любовь Юрьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев