Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үзәк балалар китапханәсендә «Сез дөньда иң яхшы кеше икәнсез» дигән чара узды

9нчы октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Сез дөньда иң яхшы кеше икәнсез» дигән, өлкән буын кешеләренә багышланган чара шаулап-гөрләп узды.

Шулай инде, табигатьнең үз кануннары, көзләр дә җитте. Күңелләрне ниндидер моңсулык биләп алды. Тик бу безнең китапханәгә кагылмый. Чөнки бүген бәйрәм – кечкенә укучы кызларның, малайларның әбиләре һәм бабайлары бездә кунакта. 

9нчы октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Сез дөньда иң яхшы кеше икәнсез» дигән, өлкән буын кешеләренә багышланган чара шаулап-гөрләп узды. Бәйрәмне безнең талантлы укучыбыз Җәләлова Әмирә башлап җибәрде. Аның укыган шигырьләре кунакларыбызның күңелләрен нечкәртте, яшь чакларын искә төшерде. Чара барышында әби-бабайларыбыз тормыш сөю серләре белән бик теләп уртаклаштылар, үзләренең мавыгулары һәм кызыксынулары, нинди кул эшләре белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр.

Бик яратып конкурс һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Күбесе хәтта мәктәптә ятлаган шигырьләрен искә төшерделәр, яраткан китаплары турында фикер алыштылар. Ә иң күңелле өлеш, ул әлбәттә, рәхәтләнеп җырлап утыру булды. Кунакларны үзенең чыгышы белән «Вдохновение» хоры солисты Нуруллина Рузия Әүхәдиевна сөендерде. Ул чараның башка катнашучылары да күтәреп алган җырларны башкарды. Аларның матур итеп биегәннәрен карагач, бер яшьлектә, бер картлыкта, дип, тикмәгә әйтмәгәнен аңлыйсың шул. Яшь укучыларыбызның әби-бабалары актив, тормыш сөючән һәм иҗади булуына без бик шатланып, сокланып калдык. 

Рәхимова Юлия Дамир кызы, әйдәп баручы китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев