Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Серле сандыкта ниләр бар?

Күптән түгел Түбән Кама шәһәренең “Апуш” балалар китапханәсендә “Серле сандык” дип исемләнгән бик матур балалар бәйгесе булып узды.

Түбән Каманың “Апуш” үзәк балалар китапханәсендә “Серле сандык” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. 
Бәйгене Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге белән берлектә шәһәр һәм районыбыз балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен оештырды.

Бала бишектән үк милли җырлар тыңлап, гаиләсенең туган телдә аралашуын, гореф-гадәтләргә ихтирам тоеп үсәргә тиеш. Нәкъ менә шушы максатны күздә тотып уздырылды да инде әлеге бәйге. Анда 20 коллективтан 190 бала катнашты. Муниципаль чара дип тормаганнар, Кукмара районының Вахит авылы балалар бакчасына йөрүче малайлар, кызлар да җибәргән үз эшләрен. Активлыклары, тырышлыклары өчен зур рәхмәт үзләренә!
Сандык дигәч, сезнең дә күз алдыгызга дәү әниегез, әбиегезнең зур сандыгы килеп баскандыр, әйе бит? Мөгаен, күпләрегезнең ул сандыкны ачып, анда ниләр сакланганны күргәне дә бардыр әле. Ә безнең сандыкта буыннан-буынга күчкән милли йолалар, борынгы бәйрәмнәр, мавыктыргыч әкиятләр, моңлы җырлар тупланган. Балалар бакчаларына гына йөрсәләр дә, бәйгедә катнашкан малайлар, кызлар бу рухи мирас үрнәкләрен жюри әгъзаларына шундый оста итеп тәкъдим итте, артистлардан бер дә ким булмады!

Әйтик, 76нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Койрыклар” әкиятен сәхнәләштереп, барысын таң калдырса, 64нче бакчага йөрүче нәниләр Сабантуй күренешләрен, “Җиде кәҗә бәтие” әкиятен күрсәтеп, тамашачыны әсир итте.

Җырларга да оста икән үзләре! Без кечкенә дип тормаганнар, репертуарның әнә нинди катлаулысын сайлаганнар: “Кыр үрдәге”, “Ай җаный, вай җаный”... Халкыбызның акыл зирәклеген, тирән моңын, җор теллелеген чагылдырган бу җырлар кемне генә битараф калдырды икән! 
Бәйге булгач, җиңүчеләрсез булмый инде ул. Иң-иңнәр “Әбием әкиятләре”, “Гасырлардан килгән зирәклек” һәм “Гасырлар моңы” номинацияләре буенча билгеләнде. Аларны гала-концертка чакырып, истәлекле бүләкләр һәм Мактау хатлары тапшырдылар. 
Әйе, гореф-гадәтләребез – тиңе булмаган зур байлык ул. Шуңа да аны күз карасыдай сакларга кирәк. Ничек итепме? Әниләр ул-кызларын бишек җырлары көйләп йоклатса, әби-бабайлар оныкларына төнгә каршы әкиятләр укыса, бай мирас югалмас дип уйлыйм мин. Милли йолаларга мәхәббәт күңелләргә сабый чакта салына бит. 

Гөлүсә ПОЛЯКОВА, Түбән Кама.
Лилия Бусыгина һәм Эльмира Гайнемөхәммәтова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев