Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шахмат серләренә өйрәнәбез!

Һәр дүшәмбедә Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта шахмат түгәрәге үткәрелә. Яраталар да инде укучылар шахмат остасы Руслан абыйларын.

Атнаның дүшәмбе көнен 5нче сыйныф укучылары түземсезлек белән көтеп алалар. Көтмичә соң! Һәр дүшәмбедә безнең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатыбызда шахмат түгәрәге үткәрелә. Яраталар да инде укучылар шахмат остасы булган Руслан абыйларын. Яратмыйча да мөмкин түгел!

Мавыктыручан, гадел, тәҗрибәле, белемле, оста шахматчы Руслан Равил улы Габитов — өч тапкыр Чаллы шәһәре чемпионы, Татарстан Республикасы чемпионы, Бөтенроссия турнирлары призеры һәм башка мактаулы исемнәргә ия булган шахматчы бит ул.

«Түгәрәк эшчәнлеге бик мавыктыргыч, вакыт үткәне сизелми дә. Эх, абый кебек шулай оста уйнарга өйрәнергә иде! Тизрәк үсеп, шахмат уеннарында җиңеп, призлы урыннар яуларга телибез,» — диләр укучылар.

Ә Руслан Равилевич, аларның хыялларын тормышка ашыру өчен, бар көчен кызганмый: укучыларны шахматның барлык серләренә дә өйрәтә, төшендерә, индивидуаль якын килеп эшли, кирәкле киңәшләрен бирә. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ди халкыбыз. Тырышыгыз, дусларым, тырышканнан соң уңыш та озак көттермәс!

Кәримә Тимирбаева, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 8А сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев