Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шахмат - бик мавыктыргыч гаҗәеп уен

Мин шахмат уенын бик яратам. Бу минем иң яраткан шөгылем.

Мин шахмат уенын бик яратам. Бу минем иң яраткан шөгылем. Әлеге уенны миңа 4 яшьтә дәү әнием (Фәния Шәмсетдинова) өйрәтте. Соңыннан Саба-Арена спорт комплексында шахмат секциясенә йөри башладым. Тагын да үземне үстерер әчен тренерым Закиров Динар Рамилевич миңа шахмат кагыйдәләрен өйрәтте. 

Минемчә, шахмат - бик мавыктыргыч гаҗәеп уен, анда фән, сәнгать һәм спорт бар. Шахмат минем холкымны формалаштыра, яңа танышлар, дуслар табарга hәм ял вакытымны мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Шахмат уены минем логик фикерләвемне, фантазияне үстерүгә ярдәм итә. 

Районнарда үткәрелгән (Саба, Баулы, Актаныш, Арча, Мамадыш, Минзәлә, Казан) ярышларында 1нче hәм 2нче урыннар алдым. Район hәм Республика күләмендә үткәрелгән Нургали Миңнеханов исемендәге ярышта да 1нче урынны яуладым. Минем җиңүләремдә тренерым Закиров Динар абыйның олеше бик зур. Мин аңа шуның өчен бик рәхмәтле. 

Байлар Сабасы гимназиясендә 3 А сыйныфында укучы Низамиев Йосыф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев