Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шәүкәт Галиев премиясе лауреаты исемен зур горурлык белән йөртәм

«Көмеш Кыңгырау» диюгә һәрберебезнең дә күз алдына ак томаннарга төрелгән аллы-гөлле балачак иле килеп басадыр.

"Көмеш Кыңгырау" диюгә һәрберебезнең дә күз алдына ак томаннарга төрелгән аллы-гөлле  балачак иле килеп басадыр.

Эчкерсез һәм шаян, кызыклы һәм файдалы бу газетаны кем генә укымый үскән икән?

Кызыклы хикәяләр, шаян мәкаләләр һәм шигырьләр белән тулып торган "Көмеш Кыңгырау"  китапханәләрдә һәрвакыт түрдә саклана.

Ә сез белә идегезме, "Көмеш Кыңгырау"ның сезнең кебек ук балалар тарафыннан иҗат ителүен? Республикабызның төрле төбәкләренә чәчелгән балалар һәм яшүсмерләр газетаны мәкаләләр, шигырьләр һәм хикәяләр белән баетып, ватсап төркемендә гел аралашып, шатлык-куанычлары белән уртаклашып торалар.

 

15нче март көнне Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге икенче гимназиясендә бик зур кичә узды.

Әлеге тантанада "Көмеш Кыңгырау" ны тудыручылар, ягъни  газетаның  баш мөхәррире Резеда апа Гасыймова, корессподентлар һәм, әлбәттә, яшь хәбәрчеләр катнашты.

Бөтен катнашучылар да мактаулы кәгазь һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Иң актив һәм тырыш хәбәрчеләргә исә Шәүкәт Галиев премиясе тапшырылды.

Әлеге мактаулы премия лауреатларын чакырганда, үз исемемне дә ишеткәч чиксез сөендем.

Ш. Галиев премиясе лауреаты исемен йөртү — зур горурлык ул. Һәм мин әлеге премиягә лаек булуым белән чиксез горурланам!

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев