Саубул, җәй!
Җәй айлары – укучылар өчен ял айлары. Һәрберебез җәйне сагынып көтеп ала, шуңа ул истәлекле вакыйгаларга да бай була. Минем дә җәйге ялым бик күңелле узды.
Елның иң күңелле һәм шатлыклы чоры – җәй тәмамланды. Әле кайчан гына көтеп алган идек без аны, хәзер инде сизелмичә үтеп тә китте.
Җәй айлары – укучылар өчен ял айлары. Һәрберебез җәйне сагынып көтеп ала, шуңа ул истәлекле вакыйгаларга да бай була. Минем дә җәйге ялым бик күңелле узды. Мәктәп яны лагеренда ял иттем. Дуслар белән төрле бәйгеләрдә, ярышларда катнашып, көннең узганын сизми дә кала идек.
Быел җәй гаиләбез белән диңгездә ял иттек. Анда су коендык, кояшта кызындык, экскурсияләргә йөрдек. Җәй айларындагы иң истә калган вакыйгаларның берсе – Изге Болгар җиренә сәяхәт дип саныйм. Биредә төрле тарихи бина-корылмалар, музейлар белән таныштык. Ак мәчетне, изге Коръән китабын күреп, сокланып кайттык. Шулай ук икмәк музеенда да булдык.
Җәй белән саубуллашу бераз моңсу. Саубул, җәй! Мин сине җылы хисләр белән искә алырмын. Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр өчен рәхмәт сиңа!
Зөлфия Бариева, Чаллы шәһәре, 21нче мәктәп, 5нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев