Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сау бул, Әлифба!

«Әлифба» ның соңгы битен яптык.

Әле кайчан гына «Әлифба» дигән серле китапны ачып, беренче хәрефләрне өйрәнгән идек. Аннары иҗекләп, тырыша-тырыша сүзләр укыдык. Матур-матур әкиятләр укып, балалар бакчасында кебек дөньябызны оныттык.

Менә утыз тугыз хәреф тә өйрәнелеп беткән. «Әлифба» ның соңгы битен яптык. Укытучы апабыз елмаеп, бераз моңсурак та итеп безгә иртәгә «Әлифба бәйрәме» буласын хәбәр итте. Әти-әниләребезгә чакыру кәгазе җибәрде.

Барыбыз да бәйрәмчә киенеп залга кереп бастык. Әти-әниләребез дә безнең шатлыкны уртаклашырга килгәннәр. Без матур итеп шигырьләр сөйләдек, җырладык, биедек. Бәйрәмгә кунакка Шүрәле малайлары килгәннәр иде. Без аларның сорауларына җаваплар табып, бармакларын ярыктан алырга булыштык. Үзләре безнең белемнәребезне табышмаклар әйтеп, тикшереп карадылар. Шулай ук кунакка «Әлифба», «Әдәби уку», «Татар теле» китаплары да килде. Без аларга һәм әти-әниләргә тырышып укырга сүз бирдек. Бәйрәмебезне татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамладык.

«Әлифба»ны тырышып укыганыбыз өчен, әниләр белән бергә бәйрәмне кафеда дәвам иттек. Без сыйланып утырганда, кунакка Чебурашка килеп керде. Безнең шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Аның белән рәхәтләнеп уйнадык, биедек, фотога төштек. «Әлифба бәйрәме» бик күңелле булып исебездә сакланыр. Күңелле бәйрәм оештырыр өчен күпме көч куйган укытучыларыбыз Илиза Энгел кызына һәм Алсу Илгиз кызына, әти-әниләребезгә бик зур рәхмәт.

Ә хәзер без каникулда! Яңа көч туплап, мәктәбебезне сагынып укырга барырга җыенабыз. Киләчәктә дә укуда да, иҗатта да сынатмабыз дип уйлыйбыз.

Шакирова Илзия, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 1нче В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев