Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шәп балаларга - иң шәп китаплар!

22нче сентябрьдә Чаллы шәһәре үзәк китапханәсендә «Чаллы укый» исемле китап фестивале узды.

Бу көнне китапханәнең барлык 
бүлекләрендә китапка багышланган төрледән-төрле кызыклы чаралар 
үткәрелде. Әлеге фестиваль кысаларында үзәк китапханәнең белешмә-
мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре балаларда матур әдәбият турында 
белемнәрен ачыклау максатыннан әдәби викторина оештырды. Чара 
барышында укучылар  халык әкиятләре, әдәби әсәр геройларын тану буенча 
белемнәрен сынадылар, бирелгән өзек авторларын җиңел таныдылар,
Әдәби викторина һәр катнашучыда кызыксыну уятмый калмады. Ярыш, 
уен формасында узган очрашу, баланың үз-үзен сынау өчен тагын бер 
этәргеч булды.
 Шушы чара катнашучыларның фикерләү эшчәнлеген 
активлаштырырга һәм әдәбият өлкәсендә яңа белемнәр алырга ярдәм итәр 
диеп ышанабыз. Кичә ахрында йомгак ясалып иң-иң шәп бала - җиңүчеләр 
бүләкләнде.

Миләүшә Мөхәмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев