Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Санкт-Петербург шәһәренә барып, Сабантуй үткәреп кайттык

«Мин бик шатланып катнаштым бу Сабантуйда» дип яза Чаллыдан Рәинә Гыйзәтуллина.

25еннән 29 июньгә кәдәр без әниемнең эшендәге апалар, абыйлар белән Ленинград өлкәсендәге Энколово бистәсендә булдык. Дүрт көн мәйданны, татар йортларын бизәдек, уеннар үткәрергә әзерләндек, кырда тәмле ашлар пешердек. Ә инде 29 июньдә бәйрәмдә катнаштык.

Төрле уеннар, ярышлар, көрәш бик кызыклы үтте. Кәкре баганага менеп, чүлмәк ватып hәм капчык киеп йөгереп мин дә бүләк алдым. Санкт-Петербургта яшәүче өч татар кызы белән таныштым. Авыл йорты күренешендә дә катнашырга өлгердем. Алабуга шәһәре бу бәйрәмгә 16 нчы тапкыр әзерләнеп бара. Мин бик шатланып катнаштым бу Сабантуйда.

Рәинә Гыйзәтуллина, Чаллы, 54нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев