Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сандугач тавышлы җырчы!

Ниһаять, күптән хыялланган концертка бардым! Зал тулы кеше сандугач тавышлы җырчыны ишетергә һәм күрергә килгән!

Шатлыгымны сезнең белән дә бүлешәсем килә. Ришат Төхвәтуллинның иҗаты белән мин кечкенәдән таныш. Телевизордан аның беренче клибын күргән сыман. Нәкъ шул “Карамалы Гобәй” җырыннан китте дә инде ярату. Әлмәтебезгә Ришат абыйның берничә тапкыр килгәне бар, әмма барырга гына җай булмады. Быел Яңа елга бүләк сыман булды инде – билет алдык!

Әнием белән бинага кергәнче ук шаккаттык: керү юлында урамга хәтле чират! Зал тулы кеше сандугач тавышлы җырчыны ишетергә һәм күрергә килгән! Чыннан да, һәрберегез минем белән килешер: аның тавышы үзенчәлекле, башкалардан ниндидер аһәңе белән аерылып тора.

Концерт ике сәгать ярым барды. Минем өчен бу атнада булган иң күңелле һәм рәхәт вакытлар. Күңел чын мәгънәсендә ял итте. Беренче өч җырында бөтен тәнем буенча рәхәт дулкыннар йөгерде! Минем аңа хөрмәтем тагын да арта барды, чөнки аның репертуарында Илһам Шакировның “Чыгарсыңмы каршы алырга?” җыры да урын тапкан! Гомумән, Илһам абыйның җырларына каверларны бик охшатып җырлаган кеше – Ришат Төхвәтуллин. Шулай итеп, яшьләргә дә безнең халкыбызның легендасын сәхнәдә ишеттерү – бик кадерле нәрсә.

 Хәзер инде бер баргач, гел аның концертларын күрәсе килә! Сезнең дә мөмкинлегегез булса, шансны кулдан ычкындырмагыз: сандугач тавышлы җырчыбызның концертына барып, рәхәтләнеп ял итеп кайтыгыз! 

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев