Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Сандугач сайрар илем»

“Сандугач сайрар илем”дә быел беренче тапкыр чыгыш ясадым.

Минем баянда уйнау буенча бик күп бәйгеләрдә катнашканым булса да, Әлмәт шәһәрендә уздырылучы “Сандугач сайрар илем”дә быел беренче тапкыр чыгыш ясадым. Укытучым Флүн Фәнил улы белән бик җентекләп репертуар сайлаганнан соң, бәйгегә җитди әзерлек эшләре алып бардык.

Бу көнне мин түземсезләнеп көтеп алдым. Бәйгедә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар. Иртәнге аш белән сыйладылар. Мин монда башка бәйгеләрдә танышырга өлгергән баянчыларны, аларның укытучыларын күрдем. Үземә яңа дуслар табарга да өлгердем.

Бәйгедә мин татар халык көйләре “Һай, егетләр” һәм “Сирәк-мирәк”не уйнадым. Жюрида бик оста, атаклы баянчылар - Әбүзәр Әнвәр улы Фәйзуллин, Наил Сәгдиев һ.б. иде. Алар катнашучыларның баянны дөрес тотуыннан алып, һәр уйнаган нота озынлыгына кадәр игътибар итеп тыңладылар. Әйтергә кирәк, әлеге бәйгегә иң-иңнәр генә килгән иде. Мин бу юлы дипломант кына булдым. Тик бу күңелемне төшереп, башка бәйгеләргә катнашмыйм дигән сүз түгел. Киресенчә, әйтелгән кимчелекләрне бетереп, тагын да ныграк әзерләнеп, яңадан-яңа бәйгеләрдә үземне сынап караячакмын.

Гомумән, һәр катнашкан бәйге миңа үземә дуслар табарга, көчемне, осталыгымны сынап карарга ярдәм итә. Моның өчен мин укытучым Флүн Фәнил улына, әти-әниемә бик рәхмәтлемен.

Лимар Шакиров, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 4нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев