Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сәләтлеләр «Сәләт»тә

«Сәләт»тә ял итү — күп яшүсмерләрнең хыялы. Быел минем дә шушы хыялым тормышка ашты.

"Сәләт"тә ял итү — күп яшүсмерләрнең хыялы. Быел минем дә шушы хыялым тормышка ашты. Төрле җирләрдән килгән татар яшьләре бер урынга җыелган. «Сәләт»тә татар мохите, үзара татар телендә аралашу рәхәт. Күңелле кичке чаралар, заманча, төрле стильдә музыка безне бик сөендерде. Шундый чараларда мин дә бик яратып катнаштым. Зур сәхнәдә шигырь сөйләү — бик дулкынландыргыч булды миңа. Видеороликта да төштем әле. Аны QR-код аша карый аласыз.

Форумның бер генә көне дә бушка үтмәде. Төрле-төрле ярышлар, уеннар, мастер-класслар уздырып кына тордылар. Егетләр футбол, волейбол уеннарын яратып уйнасалар, кызларга мастер-класслар ошады. Мин сыек сабын һәм чәй ясау мастер-классларында булдым. Аның әле рецептларын да язып алдым әле. Ясалган әйберләремне өйгә алып кайтып, әти-әниемне дә сөендердем.

«Сәләт» безне ниндидер бер энергия белән каршы алды һәм озатып калды. Әйдаманнарыбыз Рената һәм Камилла апаларны яратып өлгердек, бер дә хушлашасы килмәде. «Сәләт»тә уздырган һәр көн минем күңелемдә якты истәлек булып сакланып калыр.

Азалия Сәлимҗанова, «Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясенең 5 «Б» сыйныф укучысы, «Яшь хәбәрче» түгәрәге әгъзасы.


Сәлам, дуслар! Минем исемем Илназ. Биләр форумында үткән могҗизалы биш көнем турында сөйлисем килә сезгә. Без, «Әлмәт-Адымнар» күптелле гимназиясендә укучылар, мәктәп яныннан ук автобуска утырдык. Юл бик күңелле үтте, тиз арада барып җиттек. Безне «Сәләт»тә бик җылы каршы алдылар. Әйдаманнар безгә кагыйдәләрне аңлаттылар. Матур футболка һәм башка бүләкләргә бик сөендек. Һава торышы салкын булса да, без бер дә күңелсезләнмәдек!

Күңел төшереп утырырга гел вакыт булмады. Күп төрле уеннар, мастер-класслар үтте. Мин яңа дуслар белән таныштым. Тәмле-тәмле ризыклар белән сыйландык. Мин шундый форумда беренче тапкыр булдым, миңа бик ошады. Вакыт сизелмичә дә узып китте. Киләсе елга да барырмын дип ышанып калам!

Илназ Фаваризов, «Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясенең 6 «А» сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев