«Сәламәтлеккә — якты юл!»
2нче һәм 4нче сыйныф укучылары табигать кочагында күңелле бәйрәм уздырдык.
15 сентябрь көнне без, 2нче һәм 4нче сыйныф укучылары табигать кочагында күңелле бәйрәм уздырдык.
«Сәламәтлеккә якты юл» дип атадык без аны.
Көн шундый матур һәм җылы иде, бәйрәмгә әти-әниләр белән укытучы апалар да килделәр. Без рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Иң күнеллесе «Парлап йөгерү» уены булды. Бер зур кеше һәм бер укучы аякларны бергә кушып бәйләп ярыштык. Мин бу уенда әтием белән катнаштым.
Соңыннан тәмле итеп учакта пылау пешереп ашадык. Минем әтием учак ягып, чәй кайнатып торды. Бу бәйрәм барыбызга да бик ошады. Чараны оештырган Пучы мәдәният йорты хезмәткәрләре Регина һәм Әминә апаларга зур рәхмәт. Сездән тагын шундый файдалы һәм кызыклы бәйрәмнәр көтеп калабыз.
Хөҗҗәтова Алинә, Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев