«Сак-Сок тавышы» әкият-пьесасын сәхнәләштердек
Без, «Тамчы» үрнәк балалар театры коллективы, быел гаилә елына багышлап Роза Хафизованың «Сак-Сок тавышы» дигән әкият-пьесасын сәхнәләштердек.
Режиссер апабыз — Һадеева Гүзәл Фәһим кызы.
Спектакль танылган «Сак-Сок» бәете мотивлары буенча куелды. Бу әсәр - жанрның иң борынгы үрнәкләреннән берсе. Бәеттә әнисе каргаган игезәк ир балалар турында сөйләнелә. Алар фантастик Сак һәм Сок кошларына әверелеп, әти-әниләреннән һәм бер-берсеннән мәңгелеккә аерылганнар.
Спектакльнең сюжет линиясе ялгызлык, олылар һәм балаларның катлаулы мөнәсәбәтләре, хәзерге дөньяда әхлакый-этик нормаларының актуальлеге һәм кыйммәте темасына багышланган.
Театр дигән дөньяда «яшәвебезгә» без бик шатбыз. Нәрсә ул яхшылык, нәрсә ул яманлык — театр безне шул төшенчәләрне аңларга өйрәтә.
«Тамчы» үрнәк балалар театр коллективы, Тукай районы, Иштирәк авылы.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев