Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Шаян»га багышлап шигырь яздым

Балаларның зур шатлыгы, юанычы — «Шаян ТВ» телеканалы.

Сәлам, «Көмеш кыңгырау»! Мин — Әскәр. Казанда яшим. 3нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укыйм. Туган тел дәресләрендә һәм буш вакытларда татарча газета-журналлар актарам. Кызганыч, алар күп түгел шул, берничә бөртек кенә.

Менә Чаллыдан «Көмеш кыңгырау» килә. Бердәнбер балалар газетасы. Шуңа да бик кадерле инде син безгә, «Көмеш кыңгырау!» Ә Казаныбызда «Салават күпере», «Сабантуй» чыга. Күбрәк булсалар иде дә бит.

Әле балаларның тагын бер бик зур шатлыгы, юанычы бар. Ул да булса — «Шаян ТВ» телеканалы. Рәхәтләнәбез инде без аны карап. Мәктәптән кайтып керүгә, әни кабызып куя да бергәләп дәресләр дә хәзерлибез, уйнап та алабыз, уйлап та дигәндәй.

«Шаян» дәү үсте инде ул хәзер. Туган көне, юбилее бит. Ничә яшь дисезме?! Биш яшь аңа быел! Мин яраткан телеканалымны туган көне белән котлап, шигырь дә язып ташладым әле. 

Телевизор карыйсызмы?
Уйныйсызмы? Көләсезме?
Балаларга нинди канал
Иң шәбе соң — беләсезме?

«Шаян» инде! Кем белмәсен?!
Бергә дәрестә... Өйдә дә!
Карарга киңәш итәбез
Без сезнең һәммәгезгә!

«Шаян» мәктәбебезгә дә
Килде бит әле беркөнне.
Интервью хәтта алдылар,
Күреп минем уттай күзне.

Микрофонга мин зурларча 
Җавап бирдем тәмле итеп.
Йөзем күпләрнең өендә 
Балкыгандыр ямьле итеп. 

Әскәр Җамалиев, Казан шәһәре, 186нчы күп профильле лицей, 3И сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев