Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шәһәрдә печән чабабыз

Безнең хәбәрчеләребез каникулны ничек үткәрә.

Шәһәрдә печән чабабыз 
Инде май ахырында ук энем белән җәйгә эш эзли башладык. Әтиемнең энесе бизнес белән шөгыльләнә, дус егете белән мунча кирәк-яраклары, коймалар, чардуганнар, кыскасы, бик күп әйбер ясыйлар һәм саталар. Башта бер-ике тапкыр шуларның эшен эшләп алган идек: авылыбыздагы бер әбинең мичен сүттек, Арчага барып койма буядык. Боларның барысы да акчага инде, билгеле. Әмма бу русча әйтмешли «постоянный заработок» түгел...

Бу "шабашка"лар йә бар, йә юк. Шуңа күрә көн саен барып хезмәт куя торган эш кирәк иде безгә. Мин, энем, әтием — өчебез дә тырышып эзләдек. Һәм таптык. Дөресрәге, әти табып бирде. Хәзер без рәсми рәвештә Арча урамнарын биек үләннән чистартучылар, ягъни шәһәребездә печән чабып йөрүчеләр. Эше авыр түгел, нәкъ безгә бара торганы. Авыл егетләренә печән чабу нәрсә инде ул...
Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе. 

Суганга чыктым
Мин күрше авылга эшкә чыктым, суганга. Суган чүбе утыйбыз. Авылдан дус кыз берничә ел йөрде инде, мин дә кызыгып киттем. 

Берничә көн көтү дә көттем. Сыерлар төштан соң бии башлыйлар икән, бер урында торгызуы бик читен. Ашарларына чирәм юк диярсең инде, сайлана-сайлана ашыйлар. Миңа бик кызык тоелды бу.

Фото шәхси архивтан

Бу эшләрне аралаштыра-аралаштыра, мәктәптәге практикамны да тәмамлап куйдым. 
Әдилә Вәлиева, Кукмара районы, Мәчкәрә мәктәбе. 

Эш тапмадым
Сәлам, дуслар! Мин дә үземә каникуллар вакытына эш эзләп караган идем. Әмма, безнең авылда бер эш тә табылмады. Җәй көне минем өчен бик кызык та түгел. Әйе, җәй, каникуллар... Ләкин миңа шушындый режим ошамый. Минем укыйсы, белем аласы, үземне яхшы яклардан күрсәтәсем килә. Шуңа күрә җәй көннәрендә дә биология фәнен өйрәнәм. Төрле видеодәресләр, вебинарлар карыйм.
Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш районы, Дүсмәт мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев