Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шәһәр үзәк китапханәсендә «Китапханә төне»

20нче апрель көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә онытылмас һәм мавыктыргыч чара булды.

20нче апрель көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә узган Китапханә төненә кушылган шәһәрдәшләргә рәхмәт белдерәбез!

Ул онытылмас һәм мавыктыргыч чара булды. Без гаиләләре һәм дуслары белән бергәләп вакытларын уздырырга һәм чараларга бай программада катнашырга килгән һәркемне шатланып каршы алдык.

Нәни кунаклар «Ромашковое счастье» спектаклендә катнашты һәм гаилә белән бәйгеләрдә катнашты, уеннар уйнады. «Могҗиза бүлмәләре» аларны тылсым һәм серле вакыйгалар дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә озатты. 

«Нур» яшьләр үзәге тәкъдим иткән «Балкы, йолдызым, сүнмә...» әдәби-музыкаль тамаша Сергей Есенин дөньясына алып кереп киткән чын сәнгать әсәре булды. Чаллы язучысы Наталья Лапшина белән бергә фантазия сөючеләр хыяллар һәм иҗат дөньясына сәяхәт кылды. 

«Баш миенә һөҗүм» квизы дустанә рәвештә ярыш рухын тоярга булышты. Өлкән буын кешеләре «Гаилә кыйммәтләре утравы» дигән мавыктыргыч командалы уенда үз белемнәрен сынап карады. 

Биредә булган һәркемгә кул эшләре белән шөгыльләнү, милли йола һәм бәйрәмнәр элементлары белән танышу, халык җырлары җырлау, шулай ук «Кояш баткач» кичке утырмалары вакытында «Йөзек салышы» уенын уйнау мөмкинлеге бар иде.

Елена Склярова тәкъдим иткән борынгы болгарларның керамика әйберләре күргәзмәсе шулай ук зур кызыксыну тудырды.

Әдәбият һәм филология сөючеләр Р.Х. Мөхияр һәм Р.Ә. Закиров белән аралаша алды. Монда ук «Минем шәҗәрәм» уникаль күргәзмәсе һәм «Үз нәсел агачыңны беләсеңме?» уены үтте, катнашучылар үз нәсел агачларын төзергә өйрәнде.

Без төрле яшьтәге катнашучылар өчен гаҗәеп сәнгать әсәрләре ясау буенча бик күп мастер-класслар, уеннар һәм интерактив чаралар уздырдык. Шулай ук шәхси топиарий — гаиләнең бердәмлеге символы буларак бәхет агачы тудырдык. Матурлыкка гашыйк шәһәрдәшләребез Халыкара укытучы-рәссамнар берлеге җитәкчесе Гүзәл Шәрәфетдинованың эшләреннән күргәзмә белән танышты. 

ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Андрей Устюжанинның беренче тапкыр оештырылган автор агач башваткычлары күргәзмәсе күпләрне үзенә җәлеп итте. «Китапханәдә уеннар шәһәрчеге» төрле яшьтәге өстәл уеннары яратучыларны берләштерде.

Әлбәттә, төнге китапханәдәге онытылмас матур һәм күңелле мизгелләрне төрле-төрле йомшак «аюлар» арасында истәлеккә фотога төшереп алырга мөмкин булды. 

Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт! Сезне китапханәбездә булачак чараларда көтеп калабыз!

Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе китапханәчесе Татьяна Никифорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев