Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Республика көнен Казанда уздырдык

Татарстан Республикасы көнен без яраткан шәһәребез – Казанда каршы алдык.

Барыбыз бергә җыелып, Кремльгә бардык. "Шаян ТВ" мәйданчыгында булдык. Уеннарда катнаштык, бик күңелле булды.
Мин скакалкада сикердем, җыйнаулашып твистер уены уйнадык. Әти-әниләр өчен дә кызыклы уеннар оештырылган иде.
Аквагрим ярдәмендә, битемә единорог ясадылар. Аннары "Уйнагыз, гармуннар" Республикакүләм фестивалендә катнашучы гармунчылар чыгышын карадык. Җырчылардан Фирдүс Тямаев җырлады, шулай ук төрле иҗат коллективлары чыгышлары булды. Шәһәр көне бик күңелле үтте!

Айзилә Сабирова, Казан шәһәренең 11нче гимназия укучысы, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев