Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сабада укучылар өчен “Әдәби алан” проекты үтте

Кышкы каникулда безнең сыйныф бердәм, актив булып кышкы “Әдәби алан” парадында катнашты.

Кышкы каникулда  безнең сыйныф бердәм, актив булып кышкы “Әдәби 
алан” парадында катнашты. “Әдәби алан” проекты күп китап укучыларны 
берләштерде. Проектта барлыгы Саба районы буенча 500 укучы катнашкан! 
Әлеге бәйрәмгә 350гә якын бала районыбызның төрле авылларыннан 
килделәр! Парад төрледән төрле мастер-класслар, уен-җырлар белән үрелеп 
барды. Проектта катнашканнар белән дуслаштык  һәм ел дәвамында гел 
элемтәдә торып, кабат бәйрәмнәрдә очрашырбыз дип сүз куештык.
Ул көнне “Китап – иң яхшы дус” бәйгесендә җиңүчеләрне дә тәбрикләп 
үттеләр. Ел да балалар китапханәсе “Китап – иң яхшы дус” бәйгесе үткәрә, мин 
быел  “Иң күп китап укучылар” номинациясендә 1-4 сыйныфлар арасында 3 
урын алуым белән бик куандым. Мин Саба район балалар китапханәсендәге  
татарча, русча китапларны бик яратып укыйм. Күп китап укыган өчендер 
минем диктантлар “5”, ике телдә дә уку тизлегем бик яхшы, 1нче яртыеллык 
укуны да гел бишлегә генә бетердем.
“Китап − белем чишмәсе” мәкален һәрвакыт сыйныф җитәкчебез Энҗе 
Рафиковна безгә әйтеп тора. Китапларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. 
Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап 
укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап 
геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.
Дусларым, әйдәгез бергәләп китап укып белем алыйк!
                                                                                                                                     
Исхаков Нариман, Саба гимназиясенең 3 “А” сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев