Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рухи мирас энҗеләре

Түбән Кама шәһәренең 2 нче гимназия укучылары өчен «Рухи мирас энҗеләре» иҗат сәгате узды.

Туган-үскән җир ул – иң төп мирас
Дәвамында гомер юлының.
Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,
Иман шарты һәрбер буынның. 
(Фазыл Шәех, «Туган-үскән җир ул»)

«Төрле милләт кешеләренә карата дуслык, хөрмәт мирас итеп бирелми, һәр буында аларны яңадан-яңадан тәрбияләргә кирәк, һәм бу сыйфатлар никадәр иртәрәк формалаша башласа, алар шулкадәр ныклык алачак». (Күренекле галим Э. К. Суслова сүзләре)

Халкыбызның бай мирасы аркылы укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан Түбән Кама шәһәренең 2 нче гимназия укучылары өчен «Рухи мирас энҗеләре» иҗат сәгате узды.

Чара барышында китапханәче укучыларны әлеге тема буенча китаплар белән таныштырды, тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады һәм катнашучыларга әлеге программаның мөһим булуы турында сөйләде.

Балалар татар милли мәдәниятенә хас булган кыйммәтләр, буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләр, сәнгать дөньясының бөек кешеләре һәм башка күп нәрсәләр турында белделәр.

Татарстан – күп милләтле төбәк, ул үз мәдәни катламын булдыра, анда халыклар үзара хезмәттәшлек итә, шул ук вакытта үз үзенчәлеген һәм милли колоритын саклый. Без ата-бабаларыбызның эшләре, аларның ватан һәм дөнья мәдәнияте хәзинәсенә керткән өлешләре белән горурланырга тиешбез.

Чара ахырында һәркем үзе өчен татар орнаменты-тюльпан ясый алды. Катнашучылар орнаментларның төрләре, ясау техникасы белән таныштылар, төрле материалларны берләштерергә өйрәнделәр.

Китапханәче орнаментларны куллану үзенчәлекләре, халык мотивларының төрләре турында сөйләде. 

Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре Резедә Валеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев