«Россиянең ел тәрбиячесе» бәйгесе тәмамланды
Россиякүләм «Ел тәрбиячесе» һөнәри бәйгесенең соңгы этабы узды. Нәтиҗәләр Татарстан тәрбиячеләре өчен дә сөенерлек.
Орёл шәһәрендә «Россиянең ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсы тәмамланды. Конкурста Россия Федерациясенең 73 субъектыннан мәктәпкәчә белем бирү вәкилләре катнашты. Аның җиңүчесе - Мәскәү өлкәсенең 52 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Шлемко.
«Россиянең ел тәрбиячесе-2018» конкурсының лауреатлары – Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе арасына Бөгелмә шәһәренең 26нчы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Махринская керде.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1332436.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев