Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Россиядә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды

Атналык 16нчы сентябрьдән 22нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Россиядә балалар катнашындагы аварияләрне киметү максаттыннан, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды. Ул 16нчы сентябрьдән 22нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Бу атналыкта юл хәрәкәтендә иң яшь катнашучыларның иминлек проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән агарту чаралары узачак дип белдерде ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәмәтова.

Бүген безнең Аккүз мәктәбендә укучылар, ата-аналар белән очрашу булды. Анда балаларның иминлеге, юлда үз-үзләрен тотышлары турында сөйләштек. Кагыйдәләрне төгәл үти белүгә гаиләдә нигез салына. Ләйсән Рәдиф кызы бергәләп кагыйдәләрне төгәл үтәргә, игътибарлы булырга чакырды.

Назлыгөл Шәйдуллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев