«Ромашка» лагерында ял иттек
Без энеләрем белән авылга лагерьга бардык. Ничек булды ул, дисезме?
Җәйге каникулда әби-бабайларга кунакка кайтырга барыгыз да ярата бит, әйеме? Ә менә без энеләрем белән авылга лагерьга бардык. Ничек булды ул, дисезме?
Укулар тәмамлануга без Әтнә районы Олы Әтнә авылында яшәүче әбиләремә кунакка кайттык. Ә әбием безнең белән өйдә утыра алмый әле, чөнки эшли. Шуңа күрә мине һәм ике энемне үзе эшләгән мәктәптәге «Ромашка» лагерена урнаштырды ул.
Лагерь тормышын без бик ошаттык, анда яңа дуслар таптык, рәхәтләнеп аралаштык. Энеләрем әле мәктәптә укымасалар да, лагерьга бик теләп йөрделәр. Казан шәһәренэ зоопаркка бардык — үзебез Казаннан булсак та, барган булмаган икән. Аннары Ямаширмәдә урнашкан страус фермасы да бик кызык булып тоелды. Лагерь Сабантуе тагын! Лагерьдагы һәр көн кызыклы очрашулар, мавыктыргыч уеннар белән үтте.
Кызыклы ял өчен минем әбиемә һәм лагерьны оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Тәрбиячебез Алия Шәйдулловнага да — Казаннан кайткан балалар дип аермыйча, ул безне үз отрядына ияләнергә ярдәм итте. Киләсе уку елын да унышлы тәмамлап, шушы «Ромашка» лагерена кайтасы иде.
Сабина Камалиева, Казан шәһәре, 189 номерлы «Заман» күп профилле гимназиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев