Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рәхмәтебез чиксез

Арчаның 1нче мәктәбендә 3нче “А” сыйныфында укучы укучысы Сәләхов Нариман көтелмәгән шатлыгы белән уртаклаша.

Исәнмесез, “Көмеш кыңгырау ” газетасында эшләүче апалар, абыйлар, газета укучы малайлар, кызлар!

Һәркем ниндидер хыяллар, максатлар белән яши. Быел безнең дә хыялыбыз тормышка ашты. Көтмәгәндә сыйныф җитәкчебез Һидиятуллина Алия Мәсхүт кызы “Шаян ТВ” оештырган “Уймак” тапшыруында катнашырга чакырды. Без, шатланышып, ризалыгыбызны белдердек. Әти-әниләребез дә бу эшебезне бик хупладылар, безгә гел ярдәм итеп тордылар. Көтелмәгән шатлыгыбызны сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә.

Менә көтеп алган көн дә килеп җитте. Без “Шаян ТВ”да кунакта. Тиздән бәйге башланачак. Дулкынландыргыч минутлар. Бәйге “Дуслык” (Казан) һәм “Заман балалары” (Арча) командалары арасында барды. Без җитезлектә, тәвәкәллектә, тапкырлыкта көч сынаштык. Ә алып баручы Мәликә апа безне гел күзәтеп, мактап торды. Рус мәктәбендә укысак та, спорт темасына багышланган сорауларга саф татарча җавап бирдек. Үзебезне татар гимназиясе укучылары янында сынатмадык.

Көтеп алган көнебез сизелмичә дә үтеп китте. Интеллектуаль уенда безнең команда җиңеп чыкты.

Язмамның ахырында шуны әйтәсем килә: мондый татар телендә уза торган бәйгеләр күбрәк булсын иде. Анда эшләүче апа, абыйларга зур рәхмәтемне җиткерәм. 

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем мәктәбе», «Электрон белем бирүдә компетенция үзәге», 3нче “А” сыйныф укучысы Сәләхов Нариман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев