Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Республикакүләм олимпиадада призер булдым!

54нче гимназиянең 5нче класс укучысы Шафикова Айзилә сөенече белән уртаклаша.

Хөрмәтле, «Көмеш кыңгырау»! Бер сөенечемне сезнең белән уртаклашасым килә. Мин Казанда узган Татар теле буенча олимпиаданың сонгы этабында призер булдым! Хәзер барысын да тәртибе белән сөйлим.

Без унберенче февраль көнне сәгать сигездә юлга кузгалдык. Чаллы шәһәреннән барлыгы 8 бала барды. Безне 2нче гимназия укытучысы Нурисламова Энҗе Әзһәмовна озата барды.

Өч сәгать юлдан соң, без сәламәтләндерү үзәгенә барып җиттек. Олимпиада шунда булырга тиеш иде. Безне бик яхшы каршы алдылар, бүлмәләргә урнаштырдылар. 
Икенче көнне сәгать тугызда олимпиада башланды. Без бик тырышып әзерләнгән идек, шуңа күрә ул бик авыр булмады. Тестта сорауларга җавап бирергә, теоретик биремдә буталган хәрефләрдән сүзләр төзергә, ә иҗади биремдә сочинение язарга кирәк иде. Олимпиададан соң, без нәтиҗәләрне көттек. Мин 59 балл җыйган булып чыктым. 
Өченче көнгә инде бүләкләнү өлеше булды. Мин үземнең исемемне ишеткәч, призёр булганымны аңладым. Барлыгы безнең шәһәрдән биш призёр булды: 2нче гимназиядан 4нче сыйныф укучысы Калимуллина Регина, 6нчы класс укучысы Гафиятова Камилә, 10нчы сыйныф укучысы Ишалина Айсылу, 54нче гимназиядән 5нче класс укучысы Шафикова Айзилә, Гали Акыштан 8нче сыйныф укучысы Шайхутдинова Алия.

Шул ук көнне без кайтып та җиттек. Без үзебезнең җиңүебезгә бик шатландык. Безгә олимпиада бик ошады. Алга таба да туган телебезне өйрәнү һәм үстерү өчен көч куячакбыз!

54нче гимназиянең 5нче класс укучысы Шафикова Айзилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев