Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Республика чыршы бәйрәменә өченче тапкыр бардым

Бу бәхеткә ничек ирештем дисезме?

Мин быел Республика чыршы бәйрәменә өченче тапкыр бардым! Бу бәхеткә ничек ирештем дисезме? 2нче сыйныфтан башлап, мин даими рәвештә "Укучының мәдәни көндәлеге" республика проектында катнашам һәм ел саен җиңү яулыйм. Сезне дә әлеге проект белән таныштырасым килә.

Ел дәвамында әти-әниләр белән бергәләп төрле мәдәни чараларда катнашабыз, музейлар, күргәзмәләр, китапханә һәм театрларга йөрибез. Үзебезнең хис-кичерешләребез белән әлеге проектның махсус порталында уртаклашабыз. Иң актив балалар җиңүгә ирешә һәм Республика чыршы бәйрәменә чакыру ала. Әлеге чарага республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич үзе килеп, балаларга котлауларын, теләкләрен җиткерә. Әлбәттә, һәр балага татлы күчтәнәч тә бирелә. Мондый уңышларга сез дә ирешә аласыз, дусларым! Бары тик тырышлык кына кирәк.

Шәрифуллин Рүзәл Ринат улы, Мөслим районы Метрәй башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев