Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рәхмәт сиңа, гаиләм!

Салкын кышның иң матур бер мизгелендә, әтиемә көтелмәгән бүләк булып, нәкъ аның туган көнендә, дөньяга аваз салганмын.

Гаиләдә икенче бала мин. Сезне дә үземнең якыннарым белән таныштырасым килә.

Без – җидәү. Гаиләбездә иң өлкәне – тәмле ашлар белән сыйлаучы, күз явын алырлык чәчәкләр, төрле бизәкле башмаклар, берсеннән-берсе матур киезләр бәйләүче Рауза әбием. Ул безне дөрес яшәргә дә өйрәтә әле.

Таянычыбыз, яклаучыбыз – әлбәттә, әтием Ленар. Ул газ буенча оператор булып эшли. Авылыбыз кешеләренә игелекле хезмәт күрсәтә.

Өебезнең кояшы, гаилә учагын саклаучы әнием Гөлүсә. Өйдә әни булганда, ашлар да тәмле, бар дөньям ямьле.

Якын дустым, сердәшем – Азалия апам. Ул 11нче сыйныфта укый. Шәфкать туташы булырга әзерләнә.

Тиктормас энем Азамат 5нче сыйныфта белем ала. Кечкенә Ралинәбез тиздән укучы булачак.

Гаиләбез белән җыелышып, бер табын артында утырып чәй эчүне иң бәхетле мизгелләр, дип саныйм. Җәен төрле сәяхәтләр, су коенырга барулар, кышын чаңгыда йөрүләр – иң рәхәт вакытлар.

Рәхмәт сиңа, дус-тату, бердәм гаиләм! Җир йөзендәге барлык балалар да тулы гаиләләрдә бәхетле яшәсеннәр иде!

Минем бүген бер теләгем –

Гаиләмнең бердәмлеге.

Бердәм гаилә, тату гаилә –

Милләтнең күркәмлеге.

Сәмирә Сәгыйтова, Саба районы Олы Кибәче мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев