Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рәхмәт Сезгә, беренче укытучым!

Язмам беренче укытучым Газизова Гүзәлия Рамил кызы турында.

Ямьле җәйләрне артта калдырып, туган ягыма көз кунакка килде. Көзләрне ни өчендер акыл һәм тәҗрибә туплаган, белемле, алтын йөрәкле укытучыларга охшатам мин. Әлеге язмам да шундый мөгаллимнәрнең берсе минем беренче укытучым Газизова Гүзәлия Рамил кызы турында.

Укытучы хезмәте, минемчә, авыр да, җаваплы да, шул ук вакытта бик кызыклы да. 36 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Гүзәлия Рамил кызы гомер юлында күпме укучылар әзерләп чыгаргандыр. Ул бик сабыр, гадел, тыйнак укытучы. Хәреф тә таный белмәгән балаларны укырга, язарга өйрәтә, аларны чын кеше итеп тәрбияләү өчен бөтен көчен куя. Безнең һәр уңышыбызга сөенә, авыр вакытларда һәрберебезнең хәленә керә, аңлый, төпле киңәшләрен бирә. Аның белмәгән бер әйберсе юк, ул һәр сорауга җавап таба белә. Уйлап карасаң, чын укытучы булу җиңел эш түгел. Заманадан артта калмыйча, туктаусыз эзләнүдә булырга кирәк. Ә иң мөһиме, балаларны яратырга кирәктер, мөгаен. Менә шундый укытучыдан башлангыч белем алуым белән бәхетле мин. Рәхмәт Сезгә, беренче укытучым!!!

Галияхметова Сәйдә, Саба районы, Олы Кибәче урта урта мәктәбе, 5 нче сыйныф укучысы.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев