Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рамазан ае – рәхмәт ае

Безнең гаиләдә барыбыз да ураза тота. Мин дә үз алдыма максатлар куйдым.

Мөселман халкы өчен Рамазан ае – зур бәйрәме. Бу айны һәр мөселман бик зарыгып көтеп ала. Быел бу күркәм бәйрәм март, апрель айларына туры килде. Рамазан аенда бар мөселман халкы ураза тота.

Иртәнге сәхәр вакытыннан алып, кояш батканчыга хәтле дин кардәшләребез уразада. Бу изге айда изге эшләрне күбрәк башкарабыз. Рамазан аенда ураза тоткан вакытта суның, ризыкның кадерен белә башлыйбыз.

Шушы изге айда кылган теләкләребезне, Аллаһ Тәгалә кабул кылсын иде дип телибез. Мөселман дин кардәшләребез шушы матур айда бер-берсенә кунакка йөрешәләр, ул туганлык җепләрен арттырырга булыша.

Сәхәргә уянганда,  күршеләрдәге тәрәзәләрдән ут яктысы күргәч, күңелләргә рәхәт булып  китә. Ифтар вакытында һәр өйдә тәмледән-тәмле ризык исләре, һәм үзенә күрә гаилә җылылыгы хөкем сөрә. 

Безнең гаиләдә барыбыз да ураза тота. Мин дә үз алдыма максат куйдым: бер көн дә калдырмыйча ураза тоту, әти-әнинең сүзен тыңлау, начар гадәтләрдән арыну, телефонны бик кирәктә генә куллану.

Изге Рамазан ае мөбәрәк булсын.

Расих Кыямов – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев