Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ралина Ибраева: «Бик күп иҗади планнарым һәм идеяләрем бар»

Дусларыма да сәламәтлек, кызыклы яңалыкларга бай тормыш һәм изге теләкләребезнең кабул булуын телим.

Яңа елдан без һәрвакыт нидер көтәбез. Әлбәттә, мин дә киләсе елдан бары яхшылык көтәм һәм аның алдагысыннан яхшырак булуына өметләнәм. Ләкин күп нәрсә үзебездән тора.

Минем әле бик күп иҗади планнарым һәм идеяләрем бар. Алга таба да аларны тормышка ашырырга, уңай нәтиҗәләргә ирешергә язсын. Узган ел минем өчен бик уңышлы булды, әмма шул ук вакытта ул бик югары нокта билгеләде. Шуңа күрә алда әле бик күп шатлыклы вакыйгалар көтә.

Мин һәрвакыт дусларыма да сәламәтлек, кызыклы яңалыкларга бай тормыш һәм изге теләкләребезнең кабул булуын телим. Кыш Бабайдан да шуны сорыйм, ә ниндидер матди бүләкне сатып алырга яисә үзеңә булдырырга мөмкин. 

Ралина Ибраева, Казан шәһәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев