Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Раббани Шәрипов истәлегенә балалар арасында көрәш турниры узды

Турнирда 11 районнан 200ләп көрәшче бил алышты.

30нче ноябрь көнне Тукай районы Түбән Суыксу авылында көрәш буенча Татарстан һәм РСФСР чемпионы Раббани Шәрипов истәлегенә балалар арасында көрәш турниры уздырылды. Без, Пучы балалар иҗат үзәгендә шогыльләнүче 12 көрәшче катнаштык бу ярышта.

Турнирда 11 районнан 200ләп көрәшче бил алышты. Чараның мөхтәрәм кунагы булып ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов килгән иде.

Ярышның нәтиҗәләре буенча Актаныш районы командасы лаеклы 2 урынга ия булды. Шәхси бүләкләнүчеләр түбәндәге егетләребез булды:

Хөснетдинов Рөстәм - 1 урын,
Шәмсиев Ильяс - 1 урын!

Инсаф Газизов, Актаныш районы Пучы балалар иҗат үзәгенең "Яшь хәбәрче" түгәрәге укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев