Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Пушкин ага белән спектакльдә!

Дәүләтебез яшьләргә бүләк иткән Пушкин картасы белән барыгыз да яхшы таныш дип уйлыйм.

Пушкин картасы яшьләрне рухи яктан баету һәм театр-музейларыбызны таныту максатыннан төзелде. Һәм дөрестән дә, бу проект үз эшенә керешкәч, иҗат белән кызыксынучы яшьләр саны күпләп артты.
Менә мин дә дусларым белән Пушкин картасын кулланып Әтнә Дәүләт Театрында булып кайттым. Бу бинада тәүге тапкыр булгач, аның матурлыгына аерым тукталып китми булмас. Төз колонналар, якты сәхнә, бизәкле диварлар безне таң калдырды. Һәм әлбәттә спектакль үзе. Безгә Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектаклен тамаша итәргә насыйп булды. Беренче мәхәббәт - ул һәркемгә дә таныш, сихри, серле хис. Үз гомерендә һәрбер кеше дә шушы татлы-газаплы тәүге сөю утларында яна. Спектакль каһарманнары да әлеге ләззәтле сөюдән читтә калмый. Вакыйгалар куерып, геройларга зур кыенлыклар аша үтәргә туры килүгә карамастан, ике яшь йөрәк бары бергә кала.
Әйткәнемчә, матур сәяхәтебезнең сәбәпчесе Пушкин картасы биргән мөмкинчелек иде. Ә дуслар белән булгач, тагын да күңелле. Сез дә ялларыгыгызны иҗатка багышлагыз һәм шушы мөмкинчелекне файдалыга кулланыгыз!
Айгөл Фәттахова, Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев