Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Подвиг спортивный – подвиг военный» спектаклен уйнадык

«Күптән түгел мин Бөек Ватан сугышының 77 еллыгына багышланган спектакльдә уйнадым. Без сугышны кичкән һәм шундый авыр чакта да спорт белән шөгыльләнүдән туктамаган спортчыларны уйнадык» дип яза безгә Чаллы шәһәре 2нче гимназиясенең 8А сыйныфы укучысы Ямалиева Зәлинә.

Күптән түгел мин 9нчы май – Бөек Ватан сугышының 77 еллыгына багышланган спектакльдә уйнадым. Спектакль «Подвиг спортивный – подвиг военный» дип атала. Исеменнән үк күренеп тора, спектакль авыр вакытларны сурәтли. Аның режиссёры – Гелена Фәйзуллина-Филичкина. Әлеге режиссер безнең барлык спектакльләрне сәхнәләштерә. Спектакльдә барлыгы 11 бала һәм 12 олы кеше уйнады. Дусларым белән рольләр бертөрле булды. Без сугышны кичкән һәм шундый авыр чакта да спорт белән шөгыльләнүдән туктамаган спортчыларны уйнадык.

Шулай итеп, без «пирамида» белән өлкән буынны үткән еллар хәтирәсенә кайтардык. Фаҗига уйнау, бигрәк тә ул елларны тасвирлау бик авыр булды.

Ямалиева Зәлинә, Чаллы шәһәре, 2нче гимназиясенең 8А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев