Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Өй салу кош оясы ясаудан башлана

Канатлы дусларыбыз өчен оялар ясыйк!

Ел фасылларының ин матуры, иң күңеллесе яз аедыр мөгаен. Юк, мин бу сүзләрем белән башка ел фасылларын кыерсытырга теләмим. Көз дә, кыш та, җәй дә һәрберсе үзенчә бик матур. Ләкин ни дисәң дә озын, салкын кышлардан соң көннәрнең озынаюы, кояшның туры карап елмаеп җылытуы, яктыртуы күңелләребезгә нинди рәхәтлек бирә, шулай бит?
Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, язны әле яз дип атап булмый. Бары тик канатлы дусларыбыз кайтып тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына, бу матур ел фасылы тиешенчә хакимлек итү хокукын ала.
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә: 1нче апрель – Кошлар көне дип игълан ителә.

Безнең илдә аны 1927 елның 1нче апреленнән үткәрә башлыйлар.
Без дә бу чарадан читтә калмадык – бакчабызның уртанчылар төркеме белән берлектә “Кошлар  - безнең дусларыбыз” диеп исемләнгән бәйрәм үткәрдек.

Балалар төрле-төрле кош маскалары киеп, хәрәкәтләрен ясап матур шигырьләрен тәкъдим иттеләр, “Яз килә”, “Яз җитә”, “Сыерчык”, “Весенняя полечка” җырларын башкардылар.

Шулай ук яз белән кышның аермасын белү өчен “Киресен әйт” дигән биремне үтәп, “Кош һәм читлек” уенын уйнап, төрле сынамышлар тыңладылар. Ә ахырда бәйрәмне тәмамлау йөзеннән “Каз канаты” татар халык көенә матур биюләрен бүләк иттеләр.
Табигать сакчылары булган канатлы дусларыбызны Бөтендөнья кошларны саклау көнендә генә түгел, һәрвакыт сакларга кирәк. Канатлы дусларыбыз өчен оялар ясыйк! “Өй салу кош оясы ясаудан башлана”, дигән бит халык.


Катнаш төрдәге “Тургай” Норма балалар бакчасы” тәрбиячесе Абдуллина Зөлфия Салих кызы, музыка җитәкчесе Җәләлова Айгөл Әлфрит кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев