Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Опера һәм балет театрына сәяхәт

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына сәяхәт кылдык, анда Людвиг Минкусның «Дон Кихот» әсәрен карадык.

Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Синең белән шатлыгымны уртаклашасым килә. Без, Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары, җитәкчебез Альбина Идрис кызы Хөсәенова белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына сәяхәт кылдык, анда Людвиг Минкусның «Дон Кихот» әсәрен карадык.

Бу вакыйга 27нче мартта Түбән Каманың Т. Миңнуллин исемендәге театрында узган балалар һәм яшүсмерләр арасында «Вакыт кыңгыравы» дип аталган I Республика театр конкурсында безнең уңышларыбыз нәтиҗәсендә мөмкин булды, билетлар белән бүләкләндек. 

Театрга килеп керү белән без мондагы матурлыкка таң калдык, игътибар белән күзәттек. Ә инде балет башланып, андагы артистлар үзләренең осталыкларын күрсәтә башлагач, бу гаҗәпләнүебез тагын да артты. Алар рольләрен шул чаклы матур башкаралар, исең китәрлек! Мондый театрда беренче тапкыр гына булгангамы, безнең эмоцияләр чиктән ашкан иде! 

Без, шундый сәяхәткә мөмкинлек тудырганнары өчен, җитәкчебез Альбина Идрис кызына, район җитәкчелегенә бик зур рәхмәтле. 

Алия Габдрахманова, Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев