Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Онытылмаслык сәяхәт

 Мин 20 нче мәктәптә, 6нчы сыйныфта укыйм. Сыйныфыбызда 28 укучы. Без бик дус яшибез, һәрвакыт бер - беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз, экскурсияләргә йөрергә яратабыз.

Алабуга, Менделеевск, Казан, Ижау шәһәрләрендә Свияжск утрау шәһәрчегендә  булдык.Узган ел язгы каникуллар вакытында Санкт Петербургка бардык.

Туган шәһәребез Яр Чаллы шәһәрендә булган кызыклы урыннарга да еш барабыз.

1нче, 44 нче, 3 нче мәктәпләрнең, 15нче балалар иҗат йортындагы “Татар өе”,” Роза Хөсәенова” музейларында булдык. Каникулның бер көнендә һәрвакыт Синема паркка барып яңа фильм карыйбыз. Уку вакытында айга бер тапкыр Энергетик мәдәният йорты оештырган фильмнар карарга да рәхәтләнеп йөрибез. Быел көз көне Чаллы ТВ да эшләүче абый-апалар белән очраштык, ID паркка да, картиналар галереясына да бардык. Муса Җәлил исемендәге китапханәдә оештырылган төрле очрашуларга да йөрибез, уеннарда, мастер классларда катнашабыз. Туган як музеена сыйныф сәгатьләренә йөрибез.Гомумән алганда, дәресләрдән тыш вакытыбызны бик күңелле үткәрергә тырышабыз.Әти-әниләребез,сыйныф җитәкчебез,мәктәп администрациясе дә оештыру эшләрендә  безгә теләп булышалар.

29 нчы гыйнвар көнне без, дәресләрдән соң, Сидоровка бистәсендә урнашкан Чаллы икмәк комбинатына юл алдык. Безне ачык йөзле апалар –  Лилия Әлхәт кызы һәм Эльвира  Дмитрий кызы каршы алдылар.Алар безне  иң борынгы һөнәр ияләре – ипи пешерүчеләрнең серле эшләре белән таныштырдылар. Ипи табынга  килгәнче нинди юллар үтә? Без экскурсия вакытында моны үз күзләребез белән күрдек.Зур йөк машиналары элеватордан бодай (арыш) орлыкларын алып килеп махсус чокырларга бушата.Бушатканда ук тимер иләкләр аша уздыралар, аннан сон юалар, киптерәләр. Яңадан бодай торбалар буйлап тегермәнгә җибәрелә. Аннан соң он хәлендә чаннарга бушатыла икән. Апалар безне комбинатның берничә цехына алып керделәр. Анда керү өчен безгә аерым баш,аяк, киемнәре бирделәр.

Без камыр ясау, басу, бүлү, савытларга бушату, ипи пешерү  машиналарын карадык.Тәүлеккә 15 кеше хезмәт куя.Бу комбинатта 1  тәүлеккә 25 тонна ипи, 6 тонна күмәч (баранка),1,5 тонна чәк – чәк әзерләнүен белдек.Барлык эш автоматлаштырылган. Гап – гади он, чүпрә, су кушып ясалган камыр күпереп пешкән икмәккә әйләнде дә куйды! Без әле аны ашап та карадык!Яңа пешкән ипи исен бер ис тә алыштыра алмый!

Икенче цехта чәкчәк  пешерүчеләр белән таныштык.Алар безгә чәкчәк рецептының серләрен аңлаттылар, бавырсак, кәләвә әзерләүне күрсәттеләр.Монда да камырны машина җәя, кисә, пешерә,суыта. Ә балны алар үзләре кушып болгаталар һәм тартмаларга үлчәп тутыралар. Кайнар чәк-чәктән  авыз иттек тә күпләребез яратып ашый торган кукуруз таякчыклары цехына киттек. “Кузя Кукурузя” ,”Кузя Витаминкин” нәкъ монда  әзерләнә, пакетларга тутырыла.Махсус кукуруз оны, шикәр пудрасы, ваниль, көнбагыш мае кушып   ясыйлар икән аны. Конвейердан тәгәрәп төшүче бу таякчыкларны карап тору бигрәк тә кызык булды.

Экскурсия ахырында тагын бер могҗиза күрдек.Күмәч (бублик, баранка) пешерү цехын карадык.Туктаусыз әйләнеп торучы җайланмалар камырны басып, түгәрәкләп кисеп, кайнар мичкә озата тора- күмәчләр коела тора.Алар шундый матур, кызарып пешәләр.Апалар рөхсәте белән без аларны да бик тәмләп авыз иттек.Кайнар күмәч бармакларыбызны пешерсә дә, телне йотарлык иде шул!

 Нәргизә Халикова, Яр Чаллы шәһәре, 20нче мәктәпнең 6нчы А сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев