Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Марс Яһудинның онытылмас хатирәләре

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә кызыклы чара узды. Балалар белән очрашуга язучы, журналист Марс Яһудин килде.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә кызыклы чара узды. Балалар белән очрашуга язучы, журналист Марс Яһудин килде.

12нче шәһәр китапханәсе хезмәткәре Алмазия Шәихова балаларны әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Марс абый үзенең ничек итеп иҗатка килүе турында сөйләде, балачак хатирәләре, әтисе Нәфикъ Яһудин турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Нәфикъ Яһудин да язучы һәм журналист була. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. Башта ул Төньяк-Көнбатыш фронтта миномёт отделениесе командиры булып хезмәт итә, ә 1942 елның җәендә аны «Ватан өчен» исемле фронт газетасына чакырып алалар, һәм ул 1944 елның августына кадәр шул газетада эшли.

Газетада эшләгән чорында ул, алгы сызыкка яки госпитальләргә барып, татар, башкорт сугышчылары белән очраша һәм аларның сөйләгәннәре буенча газетага материал әзерли. Марс абый, әтисенең әсәрләрен, фронт көндәлекләрен, сугыштан язган хатларын туплап, «Тормыш бу» дип исемләнгән документаль повесть яза. 

Балалар язучыны зур кызыксыну белән тыңладылар, аңа үзләренең сорауларын бирделәр. Чара ахырында укучылар Марс абыйлары белән бергәләп фотога төштеләр, язучыдан автограф алдылар.

Очрашу кичәсе күңелләрдә җылы хисләр, якты истәлекләр калдырды. Сугыш турындагы хатирәләрне, язмалардан өзекләрне тыңлап, тыныч тормышның кадерен ныграк аңлыйсың. Очрашуны оештырган китапханә хезмәткәрләренә, сыйныф җитәкчесе Флүзә Габдулловнага рәхмәтләребезне җиткерәбез. Яшь буында патриотик хис тәрбияләүче мондый чаралар ешрак үтсен иде.

Аксуева Алинә, РИИ, ислам журналистикасы факультеты студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев