Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Онытылмас тәэсирләр!

«Җәлилнең төрек теленә тәрҗемә ителгән шигырен сөйләп, 1 урын яулау бәхетенә ирештем» дип яза Азалия Кәримова.

Ватанпәрвәрлек, каһарманлык, кыюлык, батырлык сыйфатларын без үрнәк шәхесләр аша үзебездә тәрбиялибез . Минем өчен Муса Җәлил исеме — шул сыйфатларны үзендә туплаган образ. Ул халкыбызны бар дөньяга таныткан, үлеме белән үлемсезлек яулаган — герой шагыйрь. Аның исемен мәңгеләштерү, килер буыннарга таныту максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары оештырган VI халыкара «Җәлил укулары» бәйгесендә быел бик теләп катнаштым һәм Җәлилнең төрек теленә тәрҗемә ителгән шигырен сөйләп, 1 урын яулау бәхетенә ирештем. 

Бәйгегә 40 меңнән артык гариза килеп, 102 җиңүче сайланган иде. Шагыйрьнең туган көнендә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният йортында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы — Гала-концерт узды. Гомумән, бәйгедә катнашып, Җәлилнең шәхесе һәм иҗатының тагын да югары дәрәҗәгә күтәрелә баруын аңладым, чөнки бәйгегә Россиянең 26 төбәгеннән һәм Төркия, Әзербайджан, Үзбәкстан, Болгария һ.б чит илләрдән катнашучылар булуы шул хакта сөйли.

Бәйгене югары дәрәҗәдә оештырган Бөтендөнья татар конгрессына, сайлап алуда зур тырышлык куйган жюри әгъзаларына чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Илебезнең төрле регионнарыннан һәм чит илләрдән килгән катнашучылар белән танышу, Җәлил һәм Тукай музейларына бергәләп сәяхәт кылу, танылган артистлар белән аралашу, җиңү шатлыкларын уртаклашу — никадәр онытылмас тәэсирләр, кабатланмас хисләр!

Киләчәктә дә бәйге үсешенә зур уңышлар теләп калам.

Азалия Кәримова, «Адымнар-Түбән Кама» мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев