Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җомга кунагы – Зимфира Исламова

Чаллының 84нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернатында «Җомга кунагы» дигән проект эшли.

Чаллының 84нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернатында «Җомга кунагы» дигән проект тормышка ашырыла. Проект кысаларында балалар белән очрашуга төрле танылган иҗатчылар килә.

Зимфира Исламова - чираттагы көтеп алган кунагыбыз. Үзенчәлекле ягымлы тавышы, бай иҗаты, сокланырлык тормыш юлы белән күңелләргә үтеп керде мөлаем шагыйрәбез.

Зурлар өчен дә, балалар өчен дә яза ул, Чаллыда яшәп иҗат итә. Бик күп шигырьләренә көйләр иҗат ителгән. Очрашу барышында укучылар язучыга теләгән сорауларын бирделәр, шигырьләр тыңладылар, җырларына кушылып моңландылар. Бик матур рәхәт кичә булды.

Галимова Ильфира Габдулхаковна, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев